ТР Росреестры идарәсенә соңгы вакытта ипотекада торучылардан “Банк банкротлыкка төшсә, ипотеканы ничек түләргә?” дигән сораулар керә.
Аңа җавап:
Кредит оешмасы банкрот булган очракта конкурс производствосы башлана.
Ул чакта җитәкче полномочиеләре конкурс идарә итүчесенә күчә.
Аны арбитраж суд билгели.
Ул мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында ипотека турында регистрацион язманы бетерү турында гариза яза.
Ул 3 көн дәвамында тормышка ашырылырга тиеш.