Хөрмәтле архитектура өлкәсендә эшләүчеләр!
Сезне Бөтендөнья архитектура көне белән котлыйм!
Сез кешеләргә һәрвакыт кирәк булачак профессияне сайлагансыз.
Архитектура – ул чын мәгънәсендә сәнгать һәм тулысы белән фән дә.
Узган гасырларда бик күп корылмалар төзелгән.
Ә хәзер яңа идеяләр һәм проектлар ярдәмендә яңа объектлар аякка баса.
Сезнең һәр башлаган эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, хыялларыгызның тормышка ашуын теләп калам!
Бәйрәм белән!