Авыл җирлеге башлыклары киңәшә

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Анда контроль – хисап Палатасы рәисе Л.Хөрмәтуллина муниципаль унитар предприятие директорлары да чакыртылды.

Август аенда районда республика исәп-хисап комиссиясе эшләде.

Чарада катнашучы КСП рәисе анда табылган закон бозуларга тукталды һәм аларны ничек юкка чыгару турында сөйләде.

Чыгыш ясаучылар арасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Абрамова, район башлыгы урынбасары С.Осянин, система администраторы А.Савичев бар иде.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International