Хәзерге көндә мәктәпләргә карата социаль таләпләр үскәннән – үсә.
Шуңа күрә мәктәп директорлары урынбасарлары үз эшләрен үзгәртергә тиеш булалар.
Мәктәпнең эчке эшләрен контрольдә тоту өчен стреотиплардан читкә китеп, идарә итү технологиясен башкача төзергә кирәк.
Бар кешегә мәгълүм; администратор идарә итү технологиясен һәм теориясен никадәр яхшы белсә, аның хемәте дә шулкадәр эффектлырак булачак.
Югары Ослан гимназиясендә узган семинарда да сүз нәкъ менә шул турыда барды.