2017 нче елның октябрендә Киров исемендәге поселок үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул датага багышлап авыл китапханәсендә “Безнең туган ягыбыә шигырьләрдә, прозада һәм буяуларда...” дигән иҗади эшләр конкурсы игълан ителде.
“Каләм сынау” клубы членнары туган яклары турында шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итте.
Җиңүчеләр арасында Насыбуллин Салават, Насыбуллин Кирилл, Алиев Кирилл, Петрова Валерия, Петров Алексей һәм Петрова Татьяна бар иде.