«Россия – 2035» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының социаль-экономик үсеш стратегиясенең 1 нче этабы тәмамланды. Анда Югары Ослан мәктәбе укучысы Долгушева Валерия “Эссе” номинациясендә халык миграциясе турындагы эше белән җиңү яулады.
Хәзер Валерия үзенең җитәкчесе С.Н.Анохин белән Мәскәү шәһәрендә узачак 3 көнлек форумда катнашачак. Форум программасы бик кызыклы һәм тыгыз графиклы. Безнең райондашларыбызга уңышлар телик!