Әгәр кем дә булса урман участогын арендага алырга тели икән, аның башта проект документациясен төзергә кирәк.
Бу гади генә әйткәндә урындагы җир участогының схемасы. Ул бер генә участокка хәзерләнә. Әгәр элек ул җирнең урнашу планы гына ясалган булса, хәзер проект документациясендә участокны билгеләүче барлык характерлы нокталарның координатлары күрсәтелә. Бу кадастр учетына керткәндә сораулар тумас өчен эшләнә.