Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2017 елның 2 декабре, шимбә

Бүген Казанда ачираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.

Ямашев урамындагы “Бәхетле”супермаркеты янында бик күп сәүдә рәтләре тезелгән иде. Авыл хуҗалыгы продукциясе бик зур ассортименты халык алдында тәкъдим ителде.

Соңгы вакытта күбрәк шәхси сатучыларның эше игътибарга лаек. Алардан: Кызыл Ярдан Насибулловлар гаиләсе (куян һәм каз итләре), Югары Осланнан Александр Иванов һәм Коргузадан – Владимир Раков (эремчек, каймак, катык). Шулай ук шәхси эшмәкәрләр С.Николаева, Р.Сибгатов, А.Архиреев ларның сәүдәләре яхшы бара.
 
Агрофирма  "Заволжье" га да спрос зур.

Алдагы ярминкә 16 нчы декабрьдә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International