90 яшь

2017 елның 8 декабре, җомга

8 декабрьдә Лесные Моркваши авылында яшәүче Борисова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шундый  искиткеч вакыйга белән  аны Югары Ослан районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы котлады һәм РФ Президенты Путин В. В. исеменнән котлау  тапшырды. Шулай ук Екатерина Ивановнаны  юбилее белән Яр буе Моркваш авыл җирлеге Башлыгы Гаязов Ильнур Хазинурович, балалары, күршеләре  котлады.
    
Екатерина Ивановна Лесные Моркваши авылында туа һәм гомер буе бу авылда яши, тыл хезмәтчәне,  сугыш  вакытында  барлык авырлыкларны кичергән, сугыш елларында Марий-Элда  урман кискән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан Сугышында җиңү хөрмәтенә 40, 50,60,70 -еллыгы юбилей медальләре белән бүләкләнде. Биш бала тәрбияләп үстергән, ике малай һәм өч кыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International