Бүген Югары Ослан гимназиясендә директорларның уку-укыту буенча урынбасарлары өчен ”Укыту сыйфатын бәяләүнең эчке системасы” дигән методик семинар узды.
Аның максаты - уку эше белән идарә итүдә төрле эффектив модельләр тәҗрибәсе белән уртаклашу. Семинарны ТР мәгарифне үстерү институтының методисты Попова А.А. үткәрде. Ул завучлар алдында Укыту сыйфатын бәяләүнең эчке системасы турында сөйләде, программаларны сыйфатка юнәлтү, укыту эшен бәяләү аспектларын ачып бирде.