10-11 нче январь көннәрендә район башлыгы Марат Зиатдинов республиканың эре агрохолдинг җитәкчеләре өчен оештырылган “Сөт җитештерүне эффектив күтрү” темасына уздырылган укуда катнашты.
Бу семинар 2 өлештән торды:
1) ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгында – теория буенча тестлар бирү;
2) 2) Кукмараның “Вахитов” исемендәге сөт комплексында – практика үтү.
Бу чараның максаты – республика районнарында сөт җитештерүне арттыру. Программада ашату рационын төзүдән башлап яшь бозауларны үрчетү әм энергетик азык темасына кадәр докладлар бар иде.