Яшьләр клубының педагог-психологы Ольга Касыймова Югары Ослан мәктәбе балалры белән “Серле капчык” акциясе үткәрде.
Ул балаларга Җир шарына сорау бирегә мөмкинлек бирде һәм аңа җавапны серле капчыктан табарга булышты. Балалар берсен-берсе уздырып төрле сораулар яудырдылар һәм үз күзләренә ышанмыйча серле капчыктан искиткеч кызык җаваплар алдыар.
Ә анда бөтен кешенең күңеленә ятышлы фантастик хыяллар тормышка ашты. Аларның тагын һәм тагын уйныйсы килде.