Узган шимбәдә Макыл авылы хоккей тартмасында турнирның ябылу тантанасы булып узды. Берничә көн буена 5 команда иң көчле команда титулы өчен көрәштеләр.
9 матчта барлыгы 105 шайба кертелгән. Иң көчле хоккей командасы булып студентлар командасы «Сокол» танылды. 2 нче урынга “Динамит”, 3 нче урынга “Ягуар” чыкты.
Яшь хоккеистлар арасыннан “Гром” командасы җиңде.
Катнашучыларның барысы да мәктәп директоры Алсу Баканова кулыннан тиешле бүләкләрен алды.