Хөрмәтле райондашлар!
10 нчы февральдә, шимбә көнне традиция буенча үтә торган “Россия чаңгысы – 2018” ярышлары узачак.
Бу ярышлар чаңгы төре спортын популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Алар һәр авыл җирлегендә һәм район үзәгенең культура һәм ял паркында узачак.
Һәр катнашучыга бүләк тиячәк1 Барыгызны да ярышларга чакырып калабыз!