РФ Хөкүмәте башлыгы Д.А.Медведев юл хәрәкәтенең куркынычсызлык Стратегиясен хуплады. Аның максаты – 2024 нче елга юл хәләкәтләрен 100 мең кешегә 4 кенә үлем очрагы калдыру. Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрш үз-үзең турында үзең кайгыртып юлларда саклык белән йөрсәң генә файдасы булыр иде.
Шул максаттан 8 нче февральдә Югары Осланның Юл йөрү куркынычсызлыгы һәм ОГИБДД хезмәткәрләре комиссиясе авыл җирлекләренә чыгып, автомобиль тукталышы, җәяүлеләр переходы, иҗтимагый транспорт үтеп йөри торган урыннарны билгеләделәр.