Иртәнге утырыш

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бүген район Советының Актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә налог бурычларына башышланган утырыш узды.

Анда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм культура бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Виктор Тимиряев юлларны кардан чистарту турында . Аның эшендә район башлыгы урынбасары С.Осянин, финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова, ТР Президентының территорияләр белән эш идарәсе советнигы Илфат Сәнгатуллин катнашты.

Сөйләшү бик катгый төс алды. Район бюджетын иң “күп ашаучы” мәгариф сферасы хезмәткәрләре налоглар буенча бурычка иң күп батучы икән. Шуңа күрә бу ситуацияне 10 нчы мартка кадәр төзәтергә вакыт бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International