11 нче февральдә Олы Кайбыч авылында “Иделкәем” дигән республикакүләм яшьләр театрлары һәм курчак театрлары смотр-конкурсы булып узды. Анда безнең районның Ксения Анохина җитәкчелегендәге “Светлячок” дип аталган балалар коллективы да катнашты. 2 көн буена Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнары көч сынашты.
Безнең коллектив конкурска “Яз килә. Яз ашыга” дигән авторлык ремиксын тәкъдим итте. Коллектив бик матур чыгыш ясады һәм дипломнар алып кайтты.