Язгы чәчү эшләренә керешү өчен беренче чиратта югары сыйфатлы орлыклар кирәк. Бүгенге көндә предприятиеләрдә орлыкларны колибровкалыйлар.
ООО" Нармонка" филиалында бу эш акрын темпларда барганлыктан, "РОССЕЛЬХОЗЦЕНТР" җитәкчесе Роберт Ганибаевны чакырып орлыкларның сыйфаты буенча проблемаларны чишү, орлык сатып алу буенча норматив документларны тәртипкә китерү турында әңгәмә кордылар.