Форпост отрядлары слеты

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

21 нче февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Форпост” отрядлары слеты булып узды.

Аның эшендә сугышны үз күзләре белән кичергән полковник Альберт Рамазанов, МО МВД РФ «Верхнеуслонский “ инспекторы Аида Колезнева; МО МВД РФ Дмитрий  Бурдин;  район газетасы корреспонденты Минлегwk Шoйдуллина; врач-хирург – Ильгиз Мjртазин катнашты. Бу изге юнәлешнең төп максаты – хокук саклаучы яшь отряд членнарын армия сафларында хезмәт итүгә хәзерләү.

Слетны “Форпост” җитәкчесе Любовь Камашева ачып җибәрде. Практик өлеш визит карточкасы, һөҗүм битләре, аннан соң физик һәм медицина хәзерлеге, Калашников автоматыннан атудан торды.

Укучылар бик хәзерлеклелеге белән аерылып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International