Россия Дәүләт Думасы депутаты – Югары Осланда

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Бүген, 6 нчы мартта, районга эш визиты белән Россия Дәүләт Думасы депутаты  Илдар Гыйльметдинов килде.

Ул көнне ул район башлыгы Марат Зиатдинов белән гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Аларга Югары Ослан гимназиясендә укучыларның әнисе мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясауларын сорап мөрәҗәгать итте.

Депутат сорауны урында гына калдырмады район башлыгы белән бергә гимназиягә юнәлде. Директор аларга проблемалы урыннарны күрсәтте һәм үзенең дә теләкләрен белдерде.

Илдар Ирек улы бу көнне яңа ачылган сәнгать йортына да кереп чыкты һәм аларга үзенең бүләген тапшырды.

Сәнгать йорты хезмәткәрләре аңа рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International