«Леонардо» исемле Бөтенрәсәй иҗади ачыш һзм инициатива фестивале

2018 елның 6 апреле, җомга

30 нчы марттан 1нче апрельгә кадәр Мәскәүнең “Дельта” кунакханә комплексында “Леонардо” исемле балаларның иҗади ачыш фестивале булып узды. Мода 52 регионнан өлкән сыйныф укучылары килгән иде. Укучылар үзләренең иҗади тикшеренү һәм проект эшләре белән 10 секциядә чыгыш ясадылар.

Монда укучыларның кичке вакытлары да төгәл оештырылган иде: “Кечкенә трагедия” спектакле, “Кызыл-сары күк”, Третьяков галереясе, Кызыл мәйдан буйлап җәяүләп йөрү.

Безнең мәктәп укучылары Митрофанова Аня һәм Бахтиозина Нэля өйгә грамоталар, медальләр һәм “Тамашачы симпатиясе” приз-статуэткасы белән әйләнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International