МГЕР форумы ачылышы

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

15 нче апрельдә  район башлыгы Марат Зиатдинов Бөтенроссия Яшьләр гвардиясе форумының тантаналы ачылышында катнашты.

Форум һәр сезон эшли торган “Свияжск калкулыклары” курортында узды.

Аны Координацион Совет әисе Денис Давыдов ачты. Ул форумның максалары, төп тезислары белән таныштырды.

Яшьләр Гвардиясенә быел 13 ел була. Бу еллар эчендә яшҗләр  илнең һәр мәйданын, һәр подъездын, һәр йортын үттеләр һәм һәрнәрсәгә игътибар итәргә тырыштылар.

Бүген партия 2026 нчы елда нинди буласын ачыклый, яңа проектлар эзли, иң яхшы идеяләрне алга сөрә.

Форумда катнашучыарны шулай ук ТР Дәүләт Советы Президиумы члены Юрий Камалтынов та котлады. Ул яшҗләргә зур өметләр баглавын әйтте.

Форумны ачуда иң күңелле бонус булып DJ Smash ның чыгышы торды , шулай ук   барабан, рэп-баттл катнашында музыкаль шоу барысын да үзенә җәлеп итте..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International