17 нче апрельдә республикада “Ата – аналар бердәм республика имтиханы бирә” дигән акция узды.
Безнең районда бу процедурада 17 кеше катнашты. Экзамен дәүләт имтиханнарына куелган таләпләргә ( РФ Мәгариф Министрлыгының 26.12.2013 № 1400 приказына) катгый буйсындырылды.
Сәгать ярым эчендә әниләр эшне башкарып чыктылар.
Соңыннан ата-аналар белән пресс-конференция узды. Укучылар аларга имтихан процедурасы буенча сораулар бирделәр. Кыенлыклар турында да белештеләр. Теләкләрен дә ачыкладылар.