Югары Ослан Прокуратурасы Тинки урманчылыгы авылыннан 50 яшьлек Николай Мартьяновны җинаять эшенә тартты. Ул РФ Җинаять Кодексының 222 нче маддәсенең 1 нче бүлеге - законсыз корал сатуда гаепләнә.
Әниләренең йортын сүткәндә табылган пистолетны тапкач, хокук органнарына тапшырмый, ә үз өенә алып кайтып качырып саклый. Аны полиция хезмәткәрләре эзенә чыккач кына бирә. Ул үз гаебен тулысынча таный.
Гаеплене 1 елга район территориясеннән чыкмаска һәм ай саен хокук органнарына барып, үзен күрсәтергә дигән карар чыгаралар.