Җирле үзидарә көне белән!

2018 елның 21 апреле, шимбә

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез – җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Җирле үзидарә – ул халыкка иң якын звено. Аларга бүгенге көндә территориянең социаль-экономик үсеше һәм халыкны яхшы тормыш белән тәэмин итү җаваплылыгы тапшырылган.

Кеше тормышында юлыга торган һәр проблема муниципаль хезмәт белән бәйле. Безнең бурыч – кеше мәнфәгатьләрен тыңлау. Проблемаларны вакытында чишү, алар белән һәрчак элемтәдә булу.

Депутатлар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне бәйрәмегез белән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар, күп энергия, яңа югарылыкларга ирешүегезне телим!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International