Казанның районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата: кар эреп бетүгә, җир ачылуга табигатьтә янгын чыгу очраклары ешая. Бу очракта күпме үсемлекләр, кыргый хайваннар юкка чыга, уникаль экосистема бозыла.
Аны булдырмау өчен РФ Хөкүмәте 2012 нче елның 25 нче апрелендә Янгынга каршы кагыйдәләр турында 390 нчы номерлы карар кабул итте. Анда административ штрафларның суммасы да күрсәтелгән.
Куркыныч янаган очракта 112 беренче ярдәм телефонына, я 8-800-100-94-00 телефонына шалтыратыгыз!