4 нче майда “Бөтенроссия урман утырту көне” акциясе узды. Шул уңайдан гимназиянең 11 нче сыйныф укучылары агач утыртуда катнашты.
- 2018 нче елдан башлап чыгарылыш класс укучылары үзләреннән соң истәлек итеп калдырырга аллея утыртачаклар, ә башлангыч сыйныф укучылары аны карап үстерәчәк, - дип сөйләде гимназия директоры Сөләйманов К.А. – Еллар үтәр һәм һәрбер укучы үзенең утырткан агачларына карап мәктәп елларын искә төшерер...
“Чемпион” спорт клубы янында да яшелләндерү эшләре барды.