Югары Ослан кырларын Марат Ахметов карады

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Югары Ослан кырларында язгы чәчү эшләренең барышын карарга ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Ахметов килеп китте.

Ул район башлыгы Марат Зиатдинов һәм АО "ТАТАГРОЛИЗИНГ" директоры Азат Зиганшин катнашында район кырлары өстеннән очып йөрде. Аннан соң Шеланга авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын һәм фермерларны җыеп киңәшмә уздырды.

Башта район башлыгы Марат Зиатдинов райондагы эшләрнең торышы белән таныштырды:
-    Уҗымнарны тукландыру 87% ка үтәлгән;
-    АО  « ВЗП» филиалы һәм КФХ Маннапов Р.Т. инде бу эшне төгәлләгән;
-    ООО «АФ «Нармонка» филиалы механизаторлары орлык чәчүне башлады;
-    Шеланга һәм Мәйдан кырларында арпа һәм солы чәчү бара.

Район буенча барлыгы 8858 гектар мәйданда яровой орлык чәчү планлаштырылган.
Министр җитәкчеләрне темпны көчәйтергә чакырды һәм авылдагы кече формаларны үстерергә өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International