Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан һәр кеше үзендә Георгий лентасын барлый башлый. Бу төтен һәм ялкын символы сүрәтләнгән лентаны тагып без сугыш һәм тыл батырларына хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
7 нче май көнне районның картлар һәм инвалидлар йортында бу символны тагын да матуррак ясау буенча “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге хезмәткәре Сөнгатуллина Ләйсән мастер-класс күрсәтте. Ясалган ленталарны ветераннарга бүләк иттеләр.