Муниципаль бюджет кереме

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Авыл җирлекләренә керә торган доход җәйге чорда авылны, андагы юлларны, тирә-якны төзекләндерү өчен бик кулай чара булып тора.

Хәзерге көндә халыктан төрле хәҗәтләрне үтәү буенча мөрәҗәгатьләр кереп тора. Алар бу хәҗәтләрне нинди акчага үтәргә мөмкин икәнлеген сорамый да, кызыксынмый да. Кызганычка каршы, 20 авыл җирлегенең 5 се генә муниципаль бюджетка налогларны вакытында үтәп бара. Алар: Шеланга, Канаш, Кильди, Соболевское, Майдан.

Ә Введенка Бистәсе, Түбән Ослан, Ямбулатово, Октябрьский  авыл җирлекләре иң артта сөйрәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International