Авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасына караганда район терлекчелек фермаларыннан һәм фермер хуҗалыкларыннан алынган итнең күләме 1 нче майга – 851 тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елга караганда 49 тоннага артыграк дигән сүз.
ООО АФ «Нармонка» 12 % ка һәм ООО «Агрофирма «Заря» 67% ка киметмәгән булсалар, ул күрсәткечләр тагын да югарырак булыр иде.