Ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар белән күчмә эш

2018 елның 25 мае, җомга

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка  комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенең  хезмәткәрләре өлкән яшьтәге социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны  ачыклау максаты белән ялгыз һәм ялгыз яшәүче  70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның ойләренә чыгып яшәешен тикшерү эшен башладылар.

Шул максат белән Үзәк директоры – Наталья Сигаева, өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Платончева, социаль эш буенча белгеч - Наталья Полякова, юрисконсульт Анастасия Карасева составындагы комиссия  Куралово авылына  юл тотты.
        
Эш барышында  хезмәткәрләр тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның   яшәү шартлары турында актлар төзелде , ярдәмгә мохтаҗлык тикшерелде, пенсия белән тәэмин итү, айлык акчалата түләүләр алу турында  сораулар чишелде. Шулай ук, өлкәннәр белән   янгын иминлеге буенча инструктажлар үткәрелде, социаль мошенниклык алымнарыннан  саклану ысуллары турында белешмәлек тапшырылды.

Бу юнәлештә эш 2018нче елның октябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International