Эшмәкәрләр көне белән!

2018 елның 26 мае, шимбә

Хөрмәтле Югары Ослан эшмәкәрләре!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген без энергиясе ташып торган үзсүзле, инициативалы, энтузиаст кешеләргә дан җырлыйбыз. Алар –үзләренең эшен ачып, бүгенге көндә кече һәм урта бизнес ачып,  район экономикасы үсешенә үзләреннән өлеш кертүчеләр.

Бүгенге көндә кече һәм урта бизнес ачу -  бик әһәмиятле юнәлеш. Аның аркасында резервта эш урыннары барлыкка килә, налог керемнәре арта, товар услугалары киңәя. Шуның белән бергә халыкның тормышы яхшыра.

Алга таба да һәр бизнес юлына аяк басучыга район ярдәм кулы сузачак.

Сезгә яңа проектлар, оптимизм һәм уңышлар телим!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International