«Политзавод» проекты финалистларын бүләкләделәр

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бу проектта республикадан 900 кеше катнашты.

Бу юлы Казан шәһәре ратушасына «ТОП-100» конкурсы нәтиҗәләре буенча  финалда җиңүчеләрне чакырдылар. Аларга өстәп ТАССР ның 100 еллыгына багышланган  “Сәяси диктант” язарга да тәкъдим иттеләр.

“Политзавад” 2015 нче елдан бирле тормышка ашырыла. Анда 17-47 яшьләрендәге студентлар, эшчеләр, интеллегенция вәкилләре,  дәүләт һәм муниципаль орган вәкилләре активистлары катнаша..

Бу проектта каташучылар сәяси темалар буенча искиткеч зур белем багаңы алды. Алга таба илебез белән идарә итәр өчен нәкъ менә шундый актив, акыллы, көчле кешеләр кирәк тә...

«Политзавода»  Лауреатлары - Ляйсан Атнабаева, Всеволод Дворкин һәм Марат Сальмушев. Аларны Мәскәүгә «Synergy Global Forum» ка чакырдылар..

Гран-при га – Нина Шимина һәм Олег Никошин – лаек булды. Алар  Страсбург шәһәрендәге Европа Советында стажировка үтәчәк..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International