“Политзавод” проектында ТР ның 17-47 яшҗләрдәге 900 дән артык кешесе катнашты.
“Политзавод”- Татарстанның иҗтимагый – сәяси тормышын алга таба үзгәртергә тырышучы кешеләр һәм активистлар арасындагы ачык конкурс мәйданчыгы. Район газетасы алдан гран – при алучы Страсбургтагы Европа Советы Яшьләр Үзәгендә стажировка үтүче Нина Шилина турында язган иде инде.
Безнең районнан анда катнашучы 10 нчы сыйныф укучысы Долгушова Владилена. Ул озын авыр юл үтеп, 100 алдынгылар арасына керде һәм 25 нче майда конкурс нәтиҗәләре буенча Казан ратушында дипломга лаек булды.
Бу проект финалистлары “Бердәм Россия” аппаратында стажировка үтәргә лаеклы, шулай ук депутатлар ярдәмчесе булып чын сәяси тормышта катнаша алачаклар.
Фарида Янтыкова