Изге Троица бәйрәме

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бу бәйрәм провославныйларның 12 төп бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәмдә халык ырымнары һәм чиркәү кануннары берләшә. Ул пасхадан соң 50 көн узгач билгеләп үтелә.

Быел 27 нче майда традиция буенча Матюшино авылында узды. Монда обряд уеннары һәм җырлары да, бер-береңне кунак итү һәм сыйлау да, квас конкурсы да, хоровод та – бар да булды.

Казаннан да фольклор коллективлары бәйрәмгә килгән. Җыелган халыкны район Башкарма комитеты җитәкчесе Гөлия Камалетдинова, культура бүлеге башлыгы Марина Назарова котлады.

Халык бик кәнәгать булып таралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International