Коргузада пограничникларга һәйкәл куелды

2018 елның 29 мае, сишәмбе

128 нче майда ил күләмендә пограничник гаскәрләренең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Бу көнне Коргуза авылында зур вакыйга – Свято-Никольский чиркәве янында пограничниклар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Бу тантанага 50 дән артык кеше килгән. Алар арасында хәрби комиссариат вәкилләре, дин вәкилләре, пограничниклар, авыл халкы, культура хезмәткәрләре, мәктәп укучылары да бар.

Бу киләсе буыннарга патриотик тәрбия бирү юлында бик зур казаныш булып тора.

Аның инициаторы - Свято-Никольский чиркәве настоятеле отец Петр. Проектны тормышка ашыруда авыл халкыннан Николай Бугорков һәм Евгений Зиновьев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International