“Минем кече Ватаным” фотоконкурсы

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Әлеге фотопроектлар конкурсы Рус географик җәмгыяте, “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.

Аның максаты – кешеләрне туган якның географик һәм тарихи  матурлыгына фотолар ярдәмендә тарту.

Номинацияләр:
1.    Туган як пейзажы.
2.    Туган ягымның архитектурасы.
3.    Туган ягымның истәлекле урыннары.
4.    Туган ягымның традицияләре һәм йолалары.

Безнең районнан конкурста катнашкан 30 бала арасыннан 10 сы финалга чыкты.

Алар:
 «Традицияләр» номинаөиясендә призёрлар -  Прохорова Анна  һәм Саттарова Рузанна Яр Морквашы мәктәбе,  «Достопримечательности» номинаөиясендә -  Саидова Нелуфар  Введенка Бистәсе мәктәбе, Ботков Савелий,  Казан медколледжы студенты.

Лауреатлар:  Тимохина Полина-  Татар Борнашы балалар бакчасы, Куприянов Вадим Печище мәктәбе, Лыкин Артём – Югары Ослан  гимназиясе, Данилов Дмитрий – Югары ослан мәктәбе, Токарева Лия Матюшино мәктәбе, Диана Бобонина - Югары ослан мәктәбе
Дипломнарны балаларның ата-аналары, укытучылары алдында ТР Дәүләт Советында тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International