8 нче июньдә киу.рф сайтында он-лайн режимында чираттагы Республикакүләм ата-аналар интернет-җыены узачак. Аның темасы бу юлы балаларның җәйге ялын оештыруга багышлана һәм ” Файдалы каникуллар” дип атала.
Барлык ата-аналарны бу чарада катнашырга чакырабыз. Үзегезнең сорауларыгызны roditelirt@mail.ru электрон адресына да юлый аласыз.