Ташланган җир кишәрлеген кадастр учетыннан төшерү

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Җир чикләрен билгеләгән вакытта сезнең җир башка җир белән кисешкән очракта  сез бу проблеманы ТР Росреестрына мөрәҗәгать итеп чишә аласыз.
 
Росреестр идарәсе сезнең гариза буенча сезгә комачаулаучы җир участогын кадастр учетыннан төшерә.
 
Бу тормышка ашырылачак, әгәр комачаулаучы җир росреестрда дәүләт регистрациясе үтмәгән очракта гына.

Андый сораулар белән Росреестрның ЕГРН алып бару бүлеге башлыгы Сергей Милютинга мөрәҗәгать итә аласыз.

Андый объектлар бик күп. 2017 нче елдагы закон чыкканнан бирле законсыз алынган  йөзләгән җир участоклары реестрдан төшерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International