1 нче январьдан Югары Ослан районының халыктан торак –коммуналь түләү җыючы хисап Үзәге АО «Татэнергосбыт» кулы астына күчте.
Бүгенге көндә коммуналь бурычлар һәм электроснабжение квитанцияләрен берләштерү өстендә эш бара. Шуңа күрә квитанциянең яңа формасы эшкәртелә.
8 нче июньдә ЖКХ бүлеге башлыгы “Управдом” җитәкчеләре белән берлектә халыкны җыеп, бу яңалыкны аңлатты.
Шунда ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге башка үзгәрешләр турында да сүз барды.