11 нче июньдә, Россия көне алдыннан, Коргуза авылында “ЭРОН” җәйге лагерена йөрүчеләр авыл җирлеге белән бергә авыл шагыйре Валентина Яковлевна Абызова белән очрашу оештырдылар.
Беренче сүз Россия көне тарихы турында барды.
Аннан В.Я. Абызова иҗатына күчтеләр. Ул үзенең туган ягы, балачагы, табигате, югалган авыллар турындагы шигырьләрен укыды.
Укучыларга бу чара бик ошады. Авылларының тере шагыйренең иҗатын алар искиткеч кызыксыну белән тыңладылар.