Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре белән агымдагы киңәшмә уздырды.
Анда каралган сораулар арасында чүп – чар чыгару, ата – аналарның балалар бакчаларындагы бурычларны түләмәү, налог бурычлары, бәйрәм көннәрендә коммуналь хуҗалыкның кеше запросларына оператив реакциясе, туризмны үстерү һәм казанда Сабантуй бәйрәмен оештыру турындагы чыгышлар бар иде.