Бүген Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утрауы» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә чираттагы эчке социаль консилиум утырышы узды.
Утырыш барышында дүрт социаль хезмәтләр алучыларның шәхси эшләре каралды, аларның динамика торышын карау өчен башлангыч этапта гамәлгә ашырылган чараларның нәтиҗәләре тикшерелде. Хезмәт алучыларны реабилитация программасының төп этабына күчерү турында карар кабул ителде.
Шулай ук гаиләдә социаль җайлашуда авырлыклар кичерүче балалар булу сәбәбе буенча 2 яңа эш каралды. Комплекслы үзәк белгечләре беренче үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре буенча документлар һәм характеристикалар бирделәр, индивидуаль реабилитация чаралары программаларын төзеделәр һәм расладылар.