Районның “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге белгечләре 70 яшьтән арткан граждваннарга ярдәм итү йөзеннән аларның өйләренә йөриләр. Алар картларның хәлләрен сораша, социаль кирәк-яраклар буенча киңәшләр бирә, профилактик әңгәмәләр алып бара.
Бүгенге көндә инде 18 авыл җирлегендә мондый булышлык ителгән, 312 гражданлык акты төзелгән. Шулай ук 2 кеше социаль начар хәлдә дип табылып, учетка куелган.