Яңа Рус Мәмәтхуҗасында уриан утырту көне узды.
150 төп каен, гөлйөзем, миләш үсентесен быел ачылган “Инеш” чишмәсе янына район башлыгы Марат Зиатдинов, аның урынбасары Сергей Осянин, спонсор Раил Касыймов, мәктәп укучылары катнашында утырттылар.
Авыл клубы хезмәткәрләре бу көнне кайнар чәй, коймак астында матур концерт куйды.
Барысы да табигатьне тагын да матурлап, аңа яңа ямь өстәүдә катнашканы белән кәнәгать булып таралды.