“Югары Ослан интернат-йорты”нда “Интернет озын гомерлелек”

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Компьютер белеме пенсионерлар өчен байлык билгесе түгел, ә тормышларына яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү ысулы булып тора. Өлкән кешеләрнең компьютер каршында курку хисен җиңүләре бик мөһим.

“Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында”
компьютерда эшләүгә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә. Компьютерда ышанычлы эшләү, мөстәкыйль рәвештә документлар
булдыру һәм форматларын үзгәртү, аларны компьютер хәтерендә саклау, компьютерда тышкы хәтер җайланмалары белән эш итү, электрон почта булдыру, Интернетта кирәкле мәгълүматны тиз табу, аны компьютерның каты дискында саклау - барлык бу эшкә социаль хезмәт алучыларны “Интернет озын гомерлелек” проектын тормышка ашыру кысаларында
социаль эш буенча белгечләр Юлия Иванова өйрәтә.

Компьютер белән танышу иң элементар әйберләргә( клавиатурада кирәкле клавишага басу), сүзләр һәм гамәлләргә өйрәтү белән башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International