Халыкара хатын-кызлар көне белән!

2019 елның 8 марты, җомга

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән 8 Март - гүзәл, назлы көнегез белән котлыйбыз! 
Хатын-кыз һәрвакыт матурлык һәм мәрхәмәтлек, игътибарлылык һәм игелеклелек символы булды. Сез үз гаиләләрегездә тынычлыкны саклыйсыз, балаларны тәрбиялисез, күңел җылысы һәм кулларның назлылыгы белән җылытасыз, батырлыкка рухландырасыз, үз көчегезгә ышанычыгызны ныгытасыз, яңа башлангычларда ярдәм итәсез.

Бүген хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән профессиональ биеклекләрне яулый, сәяси, икътисади һәм социаль тормышта турыдан-туры катнаша алуларын, шул ук вакытта өй учагын саклаучы, тугры хатыннары һәм сизгер аналар булуын исбатладылар.

Ярату һәм яраткан булуыгыз, игелеклегегез һәм игътибарыгыз, ярдәмегез һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезне кайгыртучан хатын-кыз кулыгыз белән башкарылган эшләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Сезгә чын күңелдән яхшы кәеф, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез. Сезнең күңелдә һәрвакыт яз булсын, ә бәхет, мәхәббәт һәм уңыш беркайчан да ташламасын! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, барлык ирләр исеменнән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International