Игътибар: Конкурс!

2019 елның 15 марты, җомга

Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 28 июлендәге «Авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары турында" 1062 номерлы Указы нигезендә» авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итүгә конкурс игълан ителде:
- “Авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе»;
- "Авыл җирлеге территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре".
Конкурсны үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтының "Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр"бүлегендә урнаштырылган.
Безнең районның мәдәният учреждениеләре ел саен конкурста катнаша һәм җиңүче була.
2018 елда Куралово авыл мәдәният йорты һәм Мәмәтхуҗа авыл китапханәсе "Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе" номинациясендә җиңүче булды.
"Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" номинациясендә "Балалар сәнгать мәктәбе" укытучысы Антонова Нина, Мәмәтхуҗа авыл китапханәсе мөдире Седова Елена, Үзәк китапханәнең методик — библиография бүлеге мөдире Сабирова Ләйлә Рәхим кызы җиңү яулады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International