2019 елның 22-24 март көннәрендә Казан шәһәрендә баянда, аккордеонда, гармонида башкаручыларның V Халыкара конкурсы узды. Бу-музыка тормышында яшәүче укучылар һәм укытучылар өчен мөһим чара.
Жюри сүзләренә караганда, конкурс югары дәрәҗәдә узды. Быел конкурсның географиясе шактый киңәйде: болар-Мәскәү, Пермь, Благовещенск, Рязань, Төмән, Сургут, Уфа һәм башка шәһәрләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Руслан Мөхәрләмов (баян, соло) II дәрәҗә дипломант "Надежда” квинтеты (ансамбльләр номинациясе) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчеләре Виктор Александрович, Ольга Анатольевна Киреевлар).